«Әкияттә – зирәклек»: фольклор сәгате (0+)

18 гыйнвар көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Бисеринки» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен, мәдәният көне кысаларында, «Әкияттә – зирәклек» дигән фольклор сәгате уздырды. 

Чара «Күнегүләр сукмагы» бәйгесеннән башланды, анда яшь китап сөючеләр чиратлашып әкият геройлары һәм әкият исемнәрен таныды. Уен вакытында балалар тылсымлы әфсен-төфсен сүзләрен һәм әкият геройлары кулланган әйберләрне искә төшерде. Очрашу барышында берничә тур үттеләр: «Геройны таны», «Сүзне әйт», «Белгечләр» һ.б.

Чара азагында фольклор сәгатендә катнашучылар «Кил безгә, әкият» җыры астында әйлән-бәйлән әйләнде. Балалар халык зирәклеге, яхшылыкка өйрәтүче һәм гыйбрәтле әкиятләр дөньясына чумды.  Фольклорның үз эченә әкиятләрне генә түгел, ә тизәйткечләр, халык җырлары һ.б.ны алуын белде.  

 

Поделиться: